«Әкият һәм могҗизалар илендә»: фольклор сәгате (6+)

16 декабрьдә 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре белән бергә яшь китап сөючеләр тылсымлы әкиятләр иленә чумды, халык авыз иҗаты әсәрләрен искә төшерде, төрле халыкларда әкиятләрнең үзенчәлекләре турында сөйләште. 
Чара вакытында «Әкиятне таны» дигән мавыктыргыч викторина сорауларына актив җавап бирделәр; әкиятләрдәге кошлар һәм җәнлекләрнең кешеләргә хас нинди сыйфатлар белән сурәтләнүе турында уйландылар, «Гуси-лебеди», «Крошечка-хаврошечка» мультфильмнарын карадылар. Мультфильм караганнан соң, геройларның кылган гамәлләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук катнашучылар 2021 елның юбиляр әкиятчесе А.П.Анисимованың гаҗәеп тормыш юлы һәм иҗади мирасы белән танышты. Балалар зур кызыксыну белән язучының «Птица-радость», «Про деда Водяного» дигән шигъри әкиятләрен тыңлады.

 

Поделиться: